- аю
- 1. Куе йонлы, авыр гәүдәле имезүче ерткыч хайван 2. күч. Зур гәүдәле, таза кеше тур.. АЮ БАЛАНЫ – БОХАР МИЛӘШЕ – Кыргый балан, мәрҗән куагы да диләр; рус. Бузина. АЮ БАЛЫГЫ – иск. Тюлень. АЮ БИЕТҮЧЕ – Кулга ияләштерелгән аю белән кәмит күрсәтеп йөрүче кеше. АЮ КАМЫРЫ – диал. Гөлҗимеш. АЮ КЫРМЫСКА – Эре кырмыска. АЮ КӨПШӘСЕ – Эре, куе яшел яфраклы, юан һәм озын көпшәле үсемлек, ашарга ярамый; рус. Борец желтый. АЮ ТАБАН – Яссы табан
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.